Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге инспекторлары Чуаш Республикасыннан китерелгән ит һәм ит продукциясен 304 кг күләмендә сатуның 2 очрагын ачыклады. Тикшерү барышында ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.Сату суыткыч камераларыннан башка һәм камерада температураның автоматик контроль чаралары, шулай ук температура язу чаралары белән ит продукциясен саклау кагыйдәләрен бозып башкарылган.Әлеге очрак буенча административ хокук бозу турында карар чыгарылган.