Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама районының «Таврия-1» стационар постында территориаль идарә карамагындагы продукцияне ташу кагыйдәләрен бозу очрагы ачыклады. Таможня берлеге комиссиясенең 2011 елның 9 декабрендәге 880 номерлы карары нигезендә, терлекчелек продукциясен ташыган вакытта гражданинда шәхси медицина кенәгәсе булмый. Хокук бозучыга 14 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.