Татарстан Республикасы Питрәч районы буенча рейд вакытында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль ветеринария инспекторлары тарафыннан терлекчелек продукциясен: казылык әйберләре, сыер һәм дуңгыз итен саклау һәм сату вакытында температура режимын үтәүне бозып сату буенча 3 факт билгеләнде. Хокук бозучыларга 10 ст. 1 өлеше буенча беркетмәләр төзелде.