Бердәм дөнья - Бердәм Сәламәтлек «ІХ Халыкара ветеринария конгрессы»

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Калининград өлкәсе IX Халыкара ветеринария конгрессы кабул итә.Конгресс меңнән артык катнашучыларны – ветеринария эшчәнлегенең барлык юнәлешләре вәкилләрен, хайваннар авырулары буенча дөнья экспертларын берләштерә һәм азык-төлек һәм биологик иминлекне тәэмин итү эшендә ветеринариянең ролен арттыру буенча карарлар һәм тәкъдимнәр эшләүгә, шулай ук хайваннар һәм кешеләрнең имин яшәү шартларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.Халыкара форумда Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкли. Делегация составында - «Республика ветеринария лабораториясе " ДБУ директоры Марс Вәлиев, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов, республиканың кайбер муниципаль районнары һәм шәһәрләренең дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International