Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары Кузайкино - Нурлат юлында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә 15 машина тикшерде, шуларның 6 сы контрольдә тотыла торган йөк ташыган. Ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозып эре мөгезле терлек ташу очрагы ачыкланды. Хокук бозучы РФ КоАП 1, 10,8 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.