Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл патруль хезмәте белән берлектә 23 берәмлек транспорт чарасы туктатып тикшерелгән. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү очрагы ачыкланган – терлек ташыганда тиешенчә бәйләнмәгән була. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.