Тиешенчә ябылмаган цистернада сөт ташу очрагы ачыкланган

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

17 сентябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл патруль хезмәте белән берлектә 16 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария таләпләрен бозу очрагы ачыкланган: тиешенчә ябылмаган цистернада сөт ташыган өчен гаепле затка административ штраф каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International