Орлов өлкәсендәге хуҗалыкта дуңгызларда африка чумасы авыруы ачыкланган

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Россельхознадзор идарәсе хәбәрләренә караганда, Орлов өлкәсе Ливенский районында дуңгызларда африка чумасы авыруы теркәлгән. Дуңгызчылык фермасыннан алынган патологик материалны тикшерү йогышлы авыру барлыгын раслый. Хәзер бу урында Орлов өлкәсе ветеринария хезмәте авыруны кисәтү һәм таратмау буенча эшләр башкара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International