Казан территориаль бүлеге инспекторлары Малиновка постында 22 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган: Удмурт республикасыннан Ульян өлкәсенә ташылучы малларга ветеринария белешмәсе бирелмәгән. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын үтәмәгән өчен админстратив җаваплылык каралган.