11 нче июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Балык Бистәсе районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә, кош гриппын профилактикалау максатында Балык Бистәсе районында кош сату урыннарында рейд үткәрде. Рейд вакытында ветеринария белешмәләре булмаган килеш каз һәм үрдәк бәбкәләре сату очрагы ачыкланган. Кошлар сату туктатылган, гаеплеләргә карата штраф салынган.