Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Азнакай шәһәрендә 100 баш тавык һәм 100 баш үрдәк сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклый – кошларга ветеринария белешмәсе алынмаган. Бу күренеш авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәү дип санала. Гаеплеләр штрафка тартылган.