Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов бүген ветеринария табибларын аттестацияләү чарасында катнашты. Санитар экспертларның белемнәрен Агропросәнәгать паркы ветеринария лабораториясендә тикшерделәр. Комиссия составында Баш ветеринария идарәсе экспертлары да катнашты.