Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Иске Ромашкино авылы мәктәбендә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле затка штраф түләргә туры киләчәк.