Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе белгечләре Гагарин исемендәге ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче балалар белән очрашты. Очрашу барышында белгечләр мал табибы һөнәренең мөһимлеге турында, кыргый һәм иясез ңәнлекләр белән очрашкан вакытта үз-үзеңне тоту, котыру авыруын булдырмау турында сөйләделәр. Соңрак балаларга күчмә ветеринария пунктын күрсәттеләр.