Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районындагы бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында балык һәм ит продукциясенә ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланды. Гаепле затка карата административ җаваплылык турында протокол төзелде.