Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Яшел Үзән районыннан Балык Бистәсе районына баручы машинада ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклый: 13 баш мөгезле эре терлек бәйләнмәгән килеш алып барылган. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.