Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы территориясендә мөгезле эре терлек бозаулары саткан вакытта ветеринария кагыйдәләрен бозу очракларына юлыккан. Малларга ветеринар табиб белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартыла.