14 март көнне Арча районында авыл хуҗалыгындагы алдынгы эшчеләрне хөрмәтләделәр. Алар арасында Арча районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәре Фаил Гаффаров та бар иде. Районның авыл хуҗалыгы идарәсее җитәкчесе ветеринар белгечнең хезмәтен югары бәяләп грамота һәм акчалата премия белән бүләкләде.