Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ветеринария белгечләренә яңа машина ачкычлары тапшырды. Тантанада авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та катнашты. УАЗ базасына көйләнгән күчә ветеринария пунктлары республиканың ерак авылларында да ветеринария хезмәте күрсәтә алачак.