Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы ачылды

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров һәм «Казан ярминкәсе» ААҖ генераль директоры Лев Семенов катнашты.

Идел буе агросәнәгать форумы «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 21 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә. Әлеге чарага ел саен авыл хуҗалыгы тармагындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, үз продукциясен күрсәтү, шулай ук инвесторларны җәлеп итү белән кызыксынучы агробизнес вәкилләре җыелды. Быелгы форумда Россия Федерациясенең 29 төбәгеннән 200дән артык предприятие катнаша. Күргәзмәләр экспозициясендә Россия, Германия һәм Беларусь компанияләре вәкилләре була. Компанияләр вәкилләре стендларында Россиядә һәм башка Европа илләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, аларга җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне химик яклау чаралары һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, ветеринария препаратлары, азык һәм азык өстәмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмалары, азык-төлек продуктлары урнаштырыла.

«Бу безнең барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен – эре компанияләрдән башлап кече хуҗалыкларга кадәр файдалы мәйданчык. Алар барысы да биредә нәтиҗәлерәк эшләү өчен үзләренә нинди дә булса яңалык үзләштерә алалар. Үзләренең инновацион проектларын тәкъдим итүчеләрне безнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен җәлеп итү ысулларын табарга өндим. Соңыннан алар мондагы заманча технологияләрне үз фермаларында, кырларында файдалана алырлык итеп аларны кызыктытырга кирәк», – диде, форумны ачып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов.

Агымдагы ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен җиңел булмаячак, дип искәртте премьер урынбасары. «Чыгымнарны артык сарыф итмәс өчен безгә үзебезнең эчке ресурсларны табарга кирәк. Аз чыгымнар белән югары нәтиҗәләргә ирешеп була торган проектлар да бар. Татарстанга үсәргә кирәк. Без үзебезнең АПКны көчләрәк итәргә тиеш, башка юл юк. Бәяләрнең, базарның, климатның нинди булуына карамастан, болардан чыгу юлларын табарга кирәк. Мин үзебезнең республикага ышанам», – дип ассызыклады ул.

Таһир Һадиев үз чыгышында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә быелгы эшләрендә уңышлар теләде.

Бу форумның мөһимлеген Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров да билгеләп үтте. «Катнашучылар авыл хуҗалыгы өчен кирәкле үз казанышларын күрсәтәләр, – диде ул. – 2017 ел республиканың мөмкинлекләрен күрсәтте».

Идел буе агросәнәгать форумы 16 февральгә кадәр эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International