Бүген Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә районның сөт-товар агрофирмаларын тикшерде. Төп игътибар комплекс территориясенә керүче транспорт чараларын дезинфекцияләү предметларына бирелде: җиһазларның төзек булуы, дезинфекция чаралары, документларны дөрес итеп алып бару тикшерелде.