Апас бүлеге ветеринар инспекторлар Югары Ослан районында биологик калдыкларны утилләштерү кагыйдәләрен бозу очрагы турында килеп ирешкән халык мөрәҗәгатен тикшерергә чыкты. Тикшерү нәтиҗәсеннән күренгәнчә, биологик калдыкларны җыю, юк итү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Гаепле затларга карата административ штраф карала.